«Бала кайгысы күрергә язмасын»

Зөлфия белән Җәвит Шакировлар бик авыр вакытларны үткәрде.

Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы, җырчы Искан – Искәндәрне дәваханәдән чыгарганнар. Бу хакта Җәвит Шакиров:

«Аллаһка шөкер, алып кайттык. Үзе дә, без дә тынычландык. Әкренләп йөри башлады, барысы да әйбәт. Шулай гына барсын инде, беркемгә дә күрсәтмәсен андый хәлләрне. Бала кайгылары, бала хәсрәтләре күрергә язмасын, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит, бик борчылдык», – дигән.

Тиздән Искәндәр сәхнәгә чыгарга җыена икән. Исән-сау булсын берүк!

чыганак: https://intertat.tatar/news/rubric/list/yazmysh

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле