Элеккеге шәһәр башлыгының мәетен суда тапканнар

Водолазлар Фин култыгында Кызыл Село шәһәренең элеккеге башлыгы Николай Колошинскийның гәүдәсен тапкан, Санкт-Петербург буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе шул турыда хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, мәет Колошинский югалган районда табылган — дамбада.

Кызыл Селоның элеккеге башлыгы 13 июньдә моторлы көймәдә балыкка киткәннән соң юкка чыга. Версияләрнең берсе буенча, Колошинский түбән күпер астыннан йөзеп чыкканда  башы белән бәрелгән һәм суга егылган. Су култыгында аның буш көймәсен тапканнар.

Аңа 77 яшь булган.

Чыганак: https://www.spb.kp.ru/daily/27595.5/4946469/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле