«Аннан кайткач син башка кешегә әвереләсең…»

«Язга зурлап концертлар кую планым да бар иде. Ләкин килеп чыкмады, реабилитация үтәргә туры килде», — ди Таһир Асылгәрәй.

— Ниләр белән шөгыльләнәсез?

— Әллә нинди зур планнар юк әлегә. Хәзер җәй бит инде. Үземнең халәтем дә шулайрак. Язга зурлап концертлар кую планым да бар иде. Ләкин килеп чыкмады, реабилитация үтәргә туры килде. Хәзер инде тагын да ныграк әзерләнеп, көзгә сольный концерт кую һәм аерым чыгышлар ясау теләге бар.

Иҗатка килгәндә, махсус хәрби операциядән соң тернәкләнеп бетәр өчен шактый вакыт кирәк булды. Кайту белән сәхнәгә чыгып китеп булмады. Әкрен генә җырлар язам. Күңелдә яңа хис-кичерешләр, тойгылар, яңа уйлар бар. Аларны җырга саласы килә. Барыбер иҗаттан читкә китеп булмый.

— Сез үзегез дә хастаханәдә ятып чыктыгыз дип беләм.

— Уфадагы хәрби госпитальдә ятып чыктым. Чөнки махсус хәрби операциядән кайткач бик каты тынгысызландым. Ул халәт әле дә бар, әмма үз-үземне контрольдә тотарлык дәрәҗәдә. Госпитальдә хәрби хәрәкәт ветераннары өчен махсус тернәкләндерү программасы буенча дәвалыйлар. Бу – Русиядәге иң яхшы клиникаларның берсе. Бик көчле реабилитация булды, файдасын күрдем. Иртәрәк тә барасы калган дип уйладым. Баш авырту, борчылу хисе тынычлык бирмәсә дә, «үтәр әле» дип, сузып йөргән идем.

Аннан кайткач реабилитация узу – гадәти күренеш. Егетләргә дә үз-үзләрен кайгыртырга кирәк булачак. Чөнки 3 ел булсаң да, 3 көн булсаң да, сугыш ул – сугыш инде. Анда барып кайткач, син башка кешегә әвереләсең…

чыганак: https://intertat.tatar/news/tahir-asylgarai-5866745

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле