Яшәү минимумы күләме ничә процентка артачак?

Россия Хөкүмәте киләсе елга яшәү минимумы күләмен 14,8 процентка арттырган. Премьер-министр Михаил Мишустин әйтүенчә, бу күрсәткеч моңа кадәр федераль бюджет турында закон нигезендә билгеләнсә, алга таба башкачарак – медиан керемнән  (уртача керемнән төгәлрәк сан) чыгып исәпләнәчәк. Яшәү минимумы күләме бюджетны формалаштырганда илдә тормыш дәрәҗәсен бәяләү, әһәмиятле социаль программалар, ярдәм чаралары әзерләү өчен кулланыла.

Шулай итеп, 2025 елда Россиядә яшәү минимумы күләме җан башына 17733 сум (2024 елдагыдан 2280 сумга күбрәк), эшкә сәләтле халык өчен – 19329 сум (2485 сумга күбрәк), пенсионерлар өчен – 15250 сум (1960 сумга күбрәк), балалар өчен 17201 сум (2212 сумга күбрәк) тәшкил итәчәк.

Мишустин әйтүенчә, төбәкләр күрсәткечне үзләре билгеләячәк. Күп кенә ташлама һәм пособиеләр күләме шуңа бәйле. Мәсәлән, кереме төбәктә яшәү минимумына җитмәгән балалы гаиләләр һәм йөкле хатын-кызларга, пенсионерларга түләүләр шуннан чыгып исәпләнә. Сүз уңаеннан, быел Татарстанда яшәү минимумы күләме җан башына 13135 сум, эшкә сәләтле халык өчен – 14317 сум, пенсионерлар өчен 11296 сум тәшкил итә. Балалар өчен бу күрсәткеч 12741 сумга тигез.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144878/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле