Танылган режиссер һәм язучы вафат

Танылган режиссер, артист һәм язучы Әхтәм Зарипов вафат булган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Татарстан язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.

Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, режиссер.

1935 елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районындагы Таҗи авылында дөньяга килгән.

1961-1972 елларда – Г.Камал исемендәге театр артисты.

1972 елдан – Казан телевидениясендә режиссер булып эшли.

1987-1992 елларда Казан телевидениясендә баш режиссер була.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/145084/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле