Пляжда ял итүче кыз тәненең яртысыннан артыгын яндырып бетергән

Санкт-Петербургта яшәүче 23 яшьлек кыз Фин култыгында пляжда кызынганда тәненең 60 процентын яндырган. Хәзер аны реанимациядән чыгарганнар инде. 

16 июньдә бу кыз дуслары белән комлыкка килә. Ул бик каты кызына. Дуслары, аның хәле киткәнен күргәч, «ашыгыч ярдәм» чакыра. Ярымаңсыз хәлдәге кызны реанимациягә салалар.

«Кызның тәненең 60 проценты беренче һәм икенче дәрәҗәдә пешкән (икенче дәрәҗә пешүдә куыклар барлыкка килә). Соңрак кызны пешүләр бүлегенә күчерделәр», – дигән сайт чыганагы.

Моңа кадәр биредә 21 яшьлек студент кыз тәненең 80 проценты пешкән булган. Ул саклагыч кремсыз кояшта 5 сәг яткан.

чыганак: https://www.spb.kp.ru/daily/27595/4946987/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле