Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: 5 кеше үлгән

Кичә Татарстанның Аксубай районында ике автомобиль кара-каршы бәрелешкән, нәтиҗәдә биш кеше һәлак булган.

12.07 сәгатьтә Аксубай-Емелькино автомобиль юлының 23нче километрында «Лада» автомобиленең йөртүчесе, якынча мәгълүматлар буенча, каршы як полосага чыккан һәм 69 яшьлек ир-ат идарә иткән икенче бер «Лада» машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләрнең икесе дә һәм өч пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Моңа бәйле рәвештә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы каршы як полосага чыгарга ярамавы турында кисәтү белән мөрәҗәгать итә, бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу санала һәм ул котылгысыз нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Моның өчен 5000 сум күләмендә штраф яки 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әлеге кагыйдәне кабат бозган очракта йөрү таныклыгын 1 елга алалар. Әгәр бу кагыйдәне машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яки хөкемгә тартылган кеше бозса, 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ike-inel-masina-bareleskan-bis-kese-halak-bulgan-5889404

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле