Ике улын СВОга озаткан Рәзилә Фәтхетдинова: «Безне кем саклар, улларым», – дидем»

Безне сез сакламасагыз, тагын кем саклар? Менделеевск районының Ижевка авылында яшәүче Рәзилә Фәтхетдинова ике улын да хәрби операциягә әнә шулай дип озата. Никадәр генә авыр булса да, түзә. Рәдифнең бер күзе юк, хәзер ул госпитальдә дәвалана. Радик яраларын төзәткәч, кабат илне сакларга киткән.

Рәзилә апа – Әгерҗе районының Барҗы-Умга авылы кызы. 1984 елда яшәргә бүлмә бирәләр дигәч, гаиләсе белән Ижевка авылына күченеп килә. «Ижминводы» шифаханәсенә эшкә урнаша. Ире Рафинат белән өч ул – Радик, Рәдиф, Айварны үстергәннәр. Рәдифкә – 35 яшь. Менделеевск районының Татар Әхтиялы авылында яши. Радикка – 42. Ул гаиләсе белән Питрәч районында төпләнгән. Улы Айдан быел 1 нче сыйныфка бара. Төпчеге Айварның – үз язмышы. Ялгызы гына 5 яшьлек Айлинны үстерә. Сабыйны әнисе ташлап киткән. Ятимлек ачысын тоймасын өчен, егетнең әти-әниләре булдыра алганча тырыша. Алар оныкны ике айлык чактан ук тәрбияли икән инде.

Рәзилә апаның күңеле – өзелергә торган яфрак кебек. Күз яшьләрен сөртеп, татар хатыннарына хас булган сабырлык белән тыныч кына сөйләвен дәвам итте ул:

– Өлешчә мобилизация башлангач, аларны хәрби комиссариатка чакырдылар. Китми калу турында уйлап та карамадылар. Намуслары рөхсәт итмәс иде. Хәрби бурычның ни икәнлеген яхшы беләләр. Мин дә хупладым. «Безне кем сакласын инде, улларым… Мин бит үзем мылтык тотып, илне сакларга китә алмыйм», – дидем. Икесе дә икешәр тапкыр ялга кайтты. Киткән чакта артларыннан кошлар кебек очардай булам. Аллаһны онытмагыз, дидем.

Бертуганнарны башта Луганскига җибәрәләр. Тик бер айдан Рәдифкә Донецкига китәргә туры килә. Махсус хәрби операция башланганнан бирле нибары бер тапкыр гына күрешкәннәр. Дөресрәге, Радик ялга кайтканда, энесен үзе эзләп тапкан. Күптән түгел дошман уты эләгеп, аягы яраланган Радикның. Дәвалангач, кабат иптәшләре янына киткән. Аның белән без дә элемтәгә кердек. Сөйләшү кыска булды: «Тиз генә җавап бирә алмыйм, башка урынга күченәбез. Җай чыккач, хәбәр бирермен». Радиктан хәбәр көтәбез.

Рәдиф Самарада госпитальдә дәвалана. Берничә тапкыр операция кичергән. Күзенә протез куйганнар, аны өч ай саен алыштырып торалар икән. Ә теге каһәр төшкән кичне онытырлык түгел:

– Быелның 31 гыйнварында Авдеевкада югалттым күземне. Без Әлмәт егете белән алгы сызыкта идек. Башта окоп казыдык. Дрон (аны чыпчык дип йөртәләр) очып килүен күреп, берничә метр читкә китеп өлгердек. Шул вакытта утлы ярчыклар битемнең бер читен умырып алды. Күземне ачмакчы булам, тик ача алмыйм. Шул чакта сукыр калуымны аңладым. Яктылыкны күрмичә ничек яшәрмен, дип бик борчылдым. Окопта калган булсак, башыбыз бөтенләй бетәсе иде. Снаряд нәкъ шул урынга килеп төште. Беренче ярдәмне иптәшем күрсәтте. Аңа бик зур рәхмәт. Киемнәрем ертылып беткән иде. Шуннан соң эвакуация бригадасын чакыртып, Донецкига алып киттеләр. Ярты ел инде төрле госпитальләрдә ятам. Бар да яхшы булыр дип өметләнәм.

Рәдиф Ватанны корал белән сакларга туры киләсен махсус хәрби операция башланганчы ук сизгән. Бу хакта хатыны Гүзәлгә дә әйтеп куйган.

– Туплар гөрелтесендә дә яшәргә өйрәндек инде. Беренче көнне генә атакага бару куркытмаган икән, чөнки ул чакта берни аңламаганбыз. Өскә, аска гел ялт-йолт каранып торырга кирәк. Бәхет эше: йә исән каласың, йә юк. Ә илне сакларга кирәк. Күпме дусларны югалттык… Фотолардан карап, искә алабыз. Ватан ул – җанда, – ди Рәдиф.

Аның әйтүенчә, гуманитар ярдәм килеп тора. Блиндажда үзләре ашарга пешерә. Җае чыкканда, кайчак кирәк-яракка шәһәргә чыгып та кергәлиләр. Рәдиф яралы иптәшләренә аз булышмаган. Шулай итеп, гомерләрен саклап калган. Өендә аны ике кызы, хатыны көтә. Ясминәсенә тиздән 5 яшь тула. Сәмирәгә – 12. Кайчан күрешәселәре билгесез. Әтиләре шул көнне зарыгып көтә.

Рәдиф «Ижминводы» шифаханәсендә оператор булып эшләгән. Рәзилә апа шифаханә директоры Сәлим Хәбибуллинга рәхмәтле. Нәрсә кирәк булса да, ярдәм итеп, гел хәлләрен сорашып тора икән. Шуңа күрә үзләрен ялгыз хис итмиләр.

– Кемнең кем икәнлеге авыр чакта беленә. Адәм баласының төрлесе бар. Хәсрәтебезне һәркемгә сөйләп йөреп булмый. Барысы да – өйдә. Елагач басыла ул. Башкалар өчен дә борчылам. Алар да бит кемнеңдер газизләре. Барысы да исән-сау кайтсыннар иде. Клубта маскировка челтәрләре үрәләр, шәмнәр ясыйлар. Мин дә тукыма кисешергә бардым. Өлешем тисен, дим, – ди Рәзилә ханым.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/145123/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле