Көн саен энергетик эчсәң…

Медицина фәннәре кандидаты, күзәнәк биологы Александр Созыкин энергия эчемлекләрен контрольсез куллануның куркыныч нәтиҗәләре турында сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, энергетикларны даими куллану патологик бәйлелеккә китерүдән тыш, сәламәтлеккә зыян салырга, ә кайбер очракларда үлемгә дә китерергә мөмкин.

«Энергетикларны регуляр һәм контрольсез куллану нәтиҗәләре күңелсез тәмамланырга мөмкин. Эч китү һәм косу, ашказаны җәрәхәте һәм башка авырулар килеп чыгарга мөмкин. Дөньяның төрле илләрендә табиблар тарафыннан аритмия, инфаркт, инсульт, киңәт аңны югалту һәм үлем очраклары теркәлгән», – дип  сөйли эксперт.

Созыкин билгеләп үткәнчә, энергетикларда йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасын кискен стимуллаштыручы матдәләрнең югары дозалары бар. Менә алар: шикәр, кофеин, таурин. Ул бер шешә эчемлекнең эффектын берьюлы өч-дүрт чынаяк кофе белән чагыштыра.

Белгеч йөкле хатын-кызларны, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм ашказаны-эчәклек, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы һәм психик авырулары булган пациентларны энергетиклар кулланудан кисәтә. Эчемлеккә патологик бәйлелек 3-6 ай даими кулланудан соң барлыкка килергә мөмкин, дип өсти Александр Созыкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/145242/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле