20 яшьлек балалар бакчасы тәрбиячесе 9 балага туберкулез йоктырган

Тувада 20 яшьлек балалар бакчасы тәрбиячесе 9 балага туберкулез йоктырган. Кыз, үзен эштән кумасыннар өчен, диагнозын яшергән. 

Инфекцияле тәрбияче Чаа-Холь авылындагы «Кояшлы» балалар бакчасында яследә эшләгән. Куркыныч диагноз турында белгәч, ул беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәгән һәм, бернәрсәдә дә булмаган кебек, балалар белән эшләвен дәвам иткән. Нәтиҗәдә, ярты елда 3 яшькә кадәрге 9 бала туберкулез белән авырый башлый.

Бу хәл узган елда булган. Хәзер элекке тәрбияче эше буенча суд утырышлары башлана. РФ Җинаять кодексының 236нчы маддәсенең 1нче өлеше – «Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу» буенча кызны 2 елга колониягә җибәрергә мөмкиннәр.

чыганак: https://t.me/shot_shot/67939

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле