Ашаганда су эчәргә ярыймы?

Табиб-гастроэнтеролог Эльвира Белева суны ашагач эчәргәме, яки ашауга кадәр эчәргә икәнен сөйләгән. 

Аның сүзләренчә, ашаганда су эчәргә ярый, тик чамасын белеп кенә. Ул очракта азык консистенциясе яхшыра, аны йоту һәм кайнату җиңелрәк була. Ләкин ашаганда күп итеп су эчү ашказаны согын һәм ферментларны сыекландырырга һәм ашкайнатуга начар тәэсир ясарга мөмкин.

Гастроэнтеролог сүзләренчә, ашаганда су эчүнең плюслары – йоту процессын җиңеләйтү, ризыкны ашкайнату соклары белән катнаштыру, ашказанында тулганлык хисе тудырып, артык ашауны булдырмый.

Ашаганда күп су эчүнең минуслары – ашаказаны согын сыекландыру, бу ашакайнатуны начарландырырга мөмкин, кайсыбер кешеләр гади су урынына газлы яки кислотасы күп булган су эчсә, сару кайнау барлыкка килү.

Табиб сүзләренчә, шикләнгән очракта, суны ашарга ярты сәгать алданрак яки ашаганнан соң 30-40 минут узгач эчү хәерле, дииелә хәбәрдә.

чыганак: https://ufacitynews.ru/news/2024/06/14/gastroenterolog-iz-ufy-rasskazala-kogda-luchshe-pit-vodu-do-vo-vremya-ili-posle-edy/?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле