24, 25 һәм 26 июнь матәм көннәре дип игълан ителде

24, 25 һәм 26 июнь көннәре Дагыстанда матәм көннәре дип игълан ителде. 

«24, 25 һәм 26 июнь Дагыстанда матәм көннәре дип игълан ителде. Бу карарны Сергей Меликов имзалады. Матәм көннәрендә республика территориясендә дәүләт флаглары төшерелә», — диелә хәбәрдә.

Дагыстан территориясендә урнашкан мәдәният учреждениеләре һәм телерадиокомпанияләр бу көннәрдәге барлык күңел ачу чараларын һәм тапшыруларын гамәлдән чыгара.

«Дагыстан Хөкүмәтенә һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча кирәкле чаралар күрү йөкләнгән», — дип өстәлә хәбәрдә.

Якшәмбе көнне Дербент һәм Махачкала шәһәрләрендә кораллы кешеләр ике православие гыйбадәтханәсенә, синагогага һәм ДПС постына һөҗүм иттеләр. Соңгы мәгълүматлар буенча, теракт нәтиҗәсендә 15тән артык полиция хезмәткәре, тагын берничә кеше, шул исәптән Рус проваслав чиркәве рухание һәлак булган.

чыганак: https://t.me/melikov05/2380

 

Бәйле