Алсу: “Аерылышу тынлыгыннан курыкмаска өйрәнәм”

Җырчы иренең фотосын ертып ташлап, мөнәсәбәтләренә нокта куйды.

«Зимний сон» хитын башкаручы үзе әлегә никахын таркатуы турында бернинди комментарий бирми, әмма шушы көннәрдә социаль челтәрдә яңа җырының фрагментын күрсәтте, анда ул «тынычлыктан курыкмаска» өйрәнүен таный.

Клипның күрсәтелгән өзегендә Алсу фото ерта — җанатарлары моны аның гаиләсенең таркалуын тагын бер раслау дип саныйл фотода Абрамов сурәтләнгән дип фаразлыйлар.

Авыр чорда җырчыга күп кенә шоу-бизнес вәкилләре, шул исәптән Любовь Успенская мораль ярдәм күрсәтергә карар иткән. Комментарийларда шулай ук Алсу һәм Абрамовның кызы Микелла да өч «йөрәк» куйган. Җыр күпләрнең күңеленә хуш килгән.

Ләкин кайбер русиялеләрнең аерылышу турындагы җырга реакциясе башкачарак:

“Ә бәлки ул аерылышырга җыенмыйдыр, җыр белән акча җыю гына бара һәм бер сүз дә дөрес түгелдер?” — дип фикер йөртә Галина Г.
“Ни өчен фотоларны ертып, моны социаль челтәрләрдә һәм клипларда күрсәтергә? Бала-чага түгел бит», — дип яза Марина Т.

“Ә Алсу үзе аерылышу турында беләме? Әллә, гадәттәгечә, барысын да “сары матбугат” уйлап чыгарганмы?” — дип билгели Наталья К.
“Һаман аерылышмадымы? Мин суыткычтан күпме тапкыр шампан чыгарырмын һәм кире куярмын? Кайчан аерылышачак?” — дип шаяра Зита Б.

«Һәркем тормышында күңелсез вакыйгалар була. Бездән башка да мөнәсәбәтләрен ачыклый алырлар. Сүз уңаеннан, имеш-мимешләргә ышансак, алар инде 17 ел аерылышалар. Яшәсеннәр, кемгә комачаулыйлар? Шәхсән миңа Алсу ошый, тыйнак, матур. Аларга уңышлар – озак һәм бәхетле яшәсеннәр», — дип яза Наилә И.

Менә шулай. Усаллар күп инде ул… Ә сез Алсуның бу яңа җырын ишеттегезме?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-06-24/alsu-aerylyshu-tynlygynnan-kurykmaska-yr-n-m-3820150

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле