«Җырлый белмисең шул…»

Илсөя Бәдретдинова «дусларына» бик шәп җавап биргән.

Илсөя Бәдретдинова яңа сезонга әзерләнә.
Ул тамашачыларын бер яңа образы белән таныштырды да инде. Белүебезчә, яңа программа «Күрсәтәсем килә» дип атала.

«Яңа программадан бер образны гына күрсәтәм, аха… Барлыгы 15 булачак. «Син бит җырчы, күлмәк күрсәтмә, җырла гына. Җырлый белмисең шул», – дип язмагыз да бүтән. Ату мин белмим. Шуңа күрә программаның исеме «Ишеттерәсем килә» түгел!

Әзерләнәбез, тырышабыз, үлеп яратам үз эшемне. Күп шәһәрләрдә яңа сезонга билетлар сатуда инде. Давай просто исән-сау булыйк, очрашырга насыйп булсын!» – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Киемнәрең дә, үзең дә күрсәтерлек. Өстәвенә, әле җырлавың да матур. Түземсезлек белән яңа сезонны көтәбез»;

«Артист күлмәк күрсәтергә тиеш, затлы образлар җырга туры килергә тиеш бит әле. Күлмәксез җырчы буламы инде? Илсөя – зәвыклы, искиткеч җырчы, актриса, артист» — дип язганнар аңа.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-06-25/yrlyy-belmise-shul-3821543

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле