Фаил Сираҗиев: Мин үземне батырлык эшләдем дип уйламыйм

Махсус хәрби операциядә катнашучы Фаил Сираҗиев тәүге мәртәбә нәни кызын кулына алган. Аиша 5 июньдә дөньяга килгән. Берничә көннән аны күрергә дип әтисе ялга кайткан. Кайбыч районының Кошман авылы егете 2022 елның сентябреннән бирле Ватан сагында тора.

– Ир-егетләр Ватанны сакларга тиеш. Безне шулай тәрбияләделәр. 2013 елда армиягә алдылар. Хәрби хезмәттән ныгып, чыныгып кайттык. Инде илдә бу хәлләр башлангач, барырга кирәк, дидем. Гаиләмнән аерылу читен булса да, киттем. Башкача мөмкин дә булмас иде, – дип искә ала Фаил. – Анда бөтенләй башка тормыш. Авыр чакта без бердәм булырга тиешбез. Илебезне дә, гаиләбезне дә сакларга кирәк. Хәзер бар да үзгәрде. Тормышка караш та башка. Җир йөзендә иң кадерле хисләр, иң җылы сүзләрнең ни икәнен аңлыйсың. Әни, хатын, балалар – гел уйда. Әле ярый аралашырга мөмкинлек бар.

Фаил бик ачылып сөйләшми. Сүзне кыска тота. Үзе белән бергә булган егетләре турында бик яратып сөйли. Бертуганнар кебек булып беткәннәр. Монда кайткач та, уе гел дуслары янында икән. Махсус хәрби операция бердәмлек, чын дуслыкның ни икәнен күрсәткән.

– Бары – бергә, югы – уртак. Бер-беребез өчен утка-суга керергә әзербез. Бер гаиләгә әйләнеп, бер икмәкне бишкә бүлеп, бер савыттан су эчәбез. Чын дуслыкның ни икәнен монда килгәч аңладык. Төрле чаклар була. Һәлак булган иптәшләребез дә аз түгел. Якын кешеңне югалту бик авыр. Әмма бирешмибез. Киресенчә, алга атлыйбыз. Җиңәбез дигән уй безне көчле итә, – ди ул. – Элек-электән ирләр таяныч булган. Саклаучы, яклаучы. Мин үземне батырлык эшләдем дип уйламыйм. Чакырдылар – киттем. Илне кемдер якларга тиеш бит инде.

Фаилне үзе укыган мәктәпкә кунак итеп чакырганнар. Ул анда укучыларга махсус хәрби операция турында сөйләгән. Яшьләргә киңәшләрен дә биргән: туган илебезне яратуларын, кыю йөрәкле батыр булып үсүләрен теләгән. Укучылар исә Фаил абыйларының медальләрен кулдан-кулга йөрткәннәр.

Фаилнең хатыны Алинә, ике баласы әнисе һәм бабасы белән төп йортта гомер итәләр. Алинә ирен тырыш булуы, әйткән сүзендә тора белүе өчен яратам һәм хөрмәт итәм, ди.

– Күп сөйләшми, әмма күп эшли ул. Безне борчымаска тырыша. Сабырлыгы да бар, түзем дә. Иремнән күп сыйфатларга өйрәнәм, – ди Алинә. – Фаил янымда булганда бик рәхәт. Ул киткәч, башта тормыш туктап калгандай була. Анары исә, ничек тә яшәргә, көчле булырга кирәк, дим. Ике балабыз бар бит хәзер! Күңелдәге хисләрне әйтеп, аңлата алмыйм. Борчылуымны кешегә күрсәтергә тырышмыйм. Әмма йөрәгем гел сискәнеп тора инде. Һәркайсы газизләре янына исән-сау әйләнеп кайтсын иде, дип телим. Сабыйларыбызны бергә үстерсәк иде. Ирем белән бик горурланам!

Фаил тиздән юлга кузгалачак. Анда мине көтәләр, ди.

– Мондагы тормышның кадерен белегез! Сез оҗмахта яшисез. Ә анда – бөтенләй башка тормыш. Янәшәңдә йоклаган дустыңны икенче көнне күрмәскә дә мөмкинсең. Анда үлем янәшәдә генә йөри. Монда кошлар да матуррак сайрый төсле. Ә анда пулялар сызгыруы, шартлау тавышлары. Без ияләштек инде. Ул тавышлар монда килеп җитмәсен иде, – ди Фаил. – Безгә бөтен республика халкы күчтәнәчләр җибәрә. Монысы өчен аерым рәхмәт. Чит җирдә туган яктан килгән бер хәбәр дә күңелне җылыта. Сабыйлар язган хатлар кадерле бүләккә әйләнә. Аларның һәр теләге күңелгә якын. Ил җитәкчеләренә, район башлыкларына да рәхмәтебез зур. Кайткан саен очрашуга чакырып, хәлләребезне белешәләр. Гаиләләребезне ташламыйлар. Шуңа да күңелебез тыныч. Безнең бер генә теләгебез бар:  җиңүне тизрәк якынайтасы иде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/145884/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле