Никахка әзерләнгән булганнар…

Башкортстанның, Мәләвез шәһәрендә 21 яшьлек Эвелинаны коточкыч үлем сагалап торган…

Ул кыярга тончыгып үлгән. Яшелчә кисәге аның сулыш юлына эләккән.
Тәүдә кызга бергә яшәгән ахирәте дә ярдәм күрсәтеп караган, булдыра алмаган.     Табиблар урынга алты минуттан килә, ләкин аларга яшь кызның үлемен генә расларга кала. Эвелинаның туганнары гына, әгәр дә табиб ярдәме тулы күләмдә һәм тиешенчә күрсәтелсә, аны коткарып калырга мөмкин булыр иде, дип ышана. Хәзер алар төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгыннан тиешле тикшерү үткәрергә һәм гаеплеләрне табарга сорыйлар.

Эвелинаны 20 июньдә җирлиләр. Аның туганы Регина гаиләнең хәзер югалтуны бик авыр кичерүен таный.

  • Гаиләбез кичергәнне без бер кешегә дә  теләмибез. Әти-әниебезнең соң гына тудырган балалары булуыбызны исәпкә алсак, алар бик авыр кичерә. Шуңа күрә массакүләм мәгълүмат чаралары, дәүләт органнары белән аралашу белән, нигездә, мин шөгыльләнәм. әнием аның әхлакый һәм физик көче юк диде, – дип авыр сулый Регина.

Туганнары Эвелинаны ачык, игелекле һәм елмаючан кыз итеп искә ала.

Югалтуны Эвелинаның туганнары гына түгел, ә аның егете дә авыр кичерә. Сөеклесе үлгән төнне ул вахтада булган һәм күптән түгел генә өенә кайткан. Билгеле булганча, өч айдан соң, сентябрьдә, пар никах уйнарга ниятләгән…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-06-26/nikahka-zerl-ng-n-bulgannar-3823355

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле