Җырчы Алсу иренең кем белән хыянәт итүенә ишарәләгән

Танылган җырчы Алсу социаль челтәрләрдәге комментариендә иренең кем белән хыянәт иткәнлегенә ишарәләгән. Ул Анастасия Решетованың гаиләле ирләр белән мөнәсәбәтләре турындагы сүзләрен кискен төстә бетереп аткан.

Анастасия Решетова Instagram* социаль челтәрендәге “Блокнот” каналында гаиләле ирләр белән беркайчан да җитди мөнәсәбәтләргә кермәвен язган.

– Алдый, – дип бер сүз белән генә комментарий язган Алсу. Аның фикерен башкалар да хуплаган. Моңа кадәр социаль челтәрләрдә Решетованың Алсуның ире Ян Абрамов белән гыйшык-мыйшыгы турында хәбәрләр таралган иде. Әле күптән түгел генә җырчының бизнесмен ире белән аерылышуы турында мәгълүм булды.

  • – Россиядә экстремистлык оешма буларак танылган Meta корпорациясенә керә
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/145832/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле