Баш авыртуын да баса…

Гастроэнтеролог бакча җиләгенең файдасы турында сөйләде.

Бакчада тәгәрәшеп җиләкләр пешә. Үзләре матур да, эре дә, тәмле дә әле. Ә белгечләр безгә аның файдалы яклары турында төшендерә. Бакча җиләге табигый антидепрессант, тимер чыганагы булу белән бик файдалы, шулай ук ул баш авыртуыннан саклый, чөнки анда аспирин составына якын булган матдәләр бар, дип белдерә табиб-гастроэнтеролог Людмила Сухорукова.
«Бакча җиләгендә витаминнар, клетчатка һәм антиоксидантлар бар, тимер, фосфор, фолий кислотасы, марганец һәм калийның яхшы чыганагы булып тора, иммун системасын ныгыта, матдәләр алмашын нормальләштерә, йөрәк-кан тамырлары системасын саклый, уртлар өчен файдалы, баш авыртуыннан саклый, чөнки анда аспирин составына якын булган матдәләр бар. Ашкайнатуны яхшырта һәм гәүдә авырлыгын киметергә ярдәм итә», — дип ассызыклый белгеч.
Җиләк — табигый антидепрессант, ул серотонин һәм дофамин җитештерүне арттыра.
«Бакча җиләге тешнең эмаленә начар йогынты ясарга һәм кариесны көчәйтергә мөмкин. Әгәр җиләкне ач карынга ашасаң, бу ашказанын ярсытырга мөмкин, шуңа күрә аны йогурт, сөт өсте яки каймак белән кушып ашау яхшырак», — ди табиб.
Гастроэнтеролог әйтүенчә, ашказаны җәрәхәте һәм гастрит белән авыручыларга, шулай ук җиләккә аллергиясе булган кешеләргә бакча җиләге белән сак булырга кирәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-06-24/bash-avyrtuyn-da-basa-3820086

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле