Шаурма ашап комага киткән…

Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче ир-ат, шаурма ашаганнан соң, комага киткән.

2023 елның апрелендә ир-ат кафеда шаурма ашый. Аннары хәле китә. Ир-атны ата-анасы критик халәттә таба, «ашыгыч ярдәм» чакыралар.

«Ир-атны шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә критик халәттә китерәләр – ул комада була. Пациентның бөерләре, бавыры, үпкәләре эшләми. Комадан чыккач, аны санавиация белән Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенә илтәләр. Биредә ул озак вакыт реанимациядә ята, аннары нефрология бүлегенә күчерәләр», – диелә хәбәрдә.

Ир-атның эшмәкәрләргә карата мораль компенсация таләп иткән дәгъвасы буенча Салават шәһәре суды чыгарган карарны Башкортстан Югары суды үз көчендә калдырган. Суд бу кешегә, мораль зыян өчен, шәхси эшмәкәрләрдән 800 мең сум түләттерү турында карар чыгарган, диелә.

чыганак: https://www.bashinform.ru/news/law/2024-06-25/zhitel-bashkirii-vpal-v-komu-posle-upotrebleniya-shaurmy-3822193

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле