«Бу — ниндидер мистика, кемдер каргый …»

Илмира Нәгыймованың Балидагы маҗаралары бик күңелсез тәмамланган.
Ул күптән түгел Гөлназ Сираева белән анда ялда булып кайтты. Маҗаралары белән социаль челтәрләрдә уртаклашып торды.
Бер көнне кызлар пляжга барырга булган. Күпләрнең мотобайкта хәрәкәт итүен күреп, Илмира да шулай итәргә булган. Гөлназ ризалашмаган: башта Нәгыймованың мотобайкны ничек йөртүен карасы иткән. Ә Илмира бик яхшы йөртүче булып чыкмаган – ул борылышка керә алмаган һәм бу маҗара җәрәхәтләр белән тәмамланган.

«Илмира маҗаралары» дип Гөлназ Сираева социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйли. «Минем үз-үземне саклау инстинкты эшләде. Илмира: «Әйдә утыр, минем Таиландта йөргән бар», – ди. Тукта, мин башта карыйм әле, дим. Алла саклады инде. Бераз җәрәхәтләр генә алды. Анда бик куркыныч. Бу курку белмәс Нәгыймованың «дурацкий» идеясе иде», – дип сөйли ул.

Ильмираның аягы, тезләре, кулы җәрәхәтләнгән, урыны белән шешкән дә. Яраларын бераз чистартканнан соң, ул барыбер пляжга китә. Җәяү генә баралар. Пляжда ул үзе белән бер көн алдан булган хәлне сөйли.

Ул көнне, диңгезгә кергәч, аның аягына таш эләгеп, бер аягы бераз зәңгәрләнеп чыккан, ә бүген икенче аягына да зыян килгән. Шуңа да җырчы: «Кайсыгыз каргый анда мине? Бу – ниндидер мистика», – ди.

Яраны барыбер дә эшкәртмичә булмый. Җырчыга ярдәмгә пляжда бер егет килгән. Ул Ильмира алдына утырган да, ниндидер сыеклык белән аның аягындагы яраларны чистарта. «Менә бит дөньяда игелекле кешеләр бар», – ди җырчы.

чыганак: https://intertat.tatar/news/kaisygyz-kargyi-anda-mine-ilmira-nagyimovaga-bali-egetlare-yardam-itkan-5866960

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле