Татарстанның бер авылында яшәүче гаиләдә өч игезәк туган

Шушы көннәрдә Лениногорск районы Федотовка авылындагы Григорьевлар гаиләсе өч кешегә ишәйде.

Григорьевлар авылның үрнәк, күркәм гаиләсе. Александр Семионович озак еллардан бирле укытучы булып эшли. Хатыны Ирина Степановна да авылның хөрмәткә лаек кешесе – ул фельдшер-акушер. Алар икесе дә бик активлар. Александр Семионович бик талантлы кеше. Ул авылда узган төрле чараларны оештыра, алып баручысы да үзе, «Аланлык» ансамбленә йөри.

Хәрби хезмәттәге уллары Антон үз гаиләсе белән Әстерхан өлкәсендә яши. Узган көннәрдә генә Аделина һәм Антон Григорьевлар гаиләсендә өч игезәк туган. Бала табу – иң зур гаилә кыйммәте. Малайлар сәламәт үссеннәр!

«Өч малай – Илья, Елисей һәм Ярослав. Барыбыз өчен дә зур сөенеч булды. Авыл халкы гына түгел, хәтта чит төбәкләрдән дә шалтыратып котлаучылар бар. Кечкенә энеләрен өйдә олы оныгыбыз – 4 яшьлек Елизавета көтеп алды. Бүген без бәхетле әби-бабай, Аделина белән Антон искиткеч шат әни һәм әти. Шатлык өстенә шатлык дигәндәй, олы улыбыз Андрей бүген Ульяновск Дәүләт Университетының, медицина факультетындагы «Педиатрия» бүлеген тәмамлады. Бу да, безнең өчен зур куаныч. Гаиләдә тынычлык булсын, барыбызга да исәнлек-саулык телибез!»,– диде Александр Семионович.

Ике балабыз булсын дип тагын бәби алып кайтырга уйлаган гаилә, бер төн эчендә күп балалы гаиләгә әверелгән.

чыганак: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/fedotovkadan-grigorevlar-gailasenda-zur-soenec-oc-igezak-bala-tugan

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле