Нинди ризыкларны еш ашарга ярамый, беләсезме?

Хәтта җимеш смузие да сәламәтлеккә куркыныч тудырырга мөмкин, чөнки анда шикәр күп.

Күп кенә продуктларны, файдалы булса да, еш ашарга ярамый. Мәсәлән, чәчәк кәбестәне һәм әвернә чәчәкле башка яшелчәләрне (кәбестәләрнең барлык төрләре, шпинат, шалкан, руккола, торма) еш куллану калкансыман биздә гормоннар җитмәүчелеккә китерергә мөмкин.

Тунец балыгын да күп ашарга ярамый. Терекөмешкә бай булганлыктан, йөрәк-кан тамырлары системасына зыян салуы бар. Белгечләр бу балыкны атнасына бер тапкыр гына кулланырга киңәш итә.

Ярма һәм мюсли иртәнге аш өчен файдалы ризык булып саналса да, пешергәндә файдалы матдәләрен югалта. Өстәвенә шикәре дә зур микъдарда. Консервланган ризыклар кислотага бай. Алар бисфенол-А – синтетик эстрогеннан тора. Бу матдәнең дә төрле чирләргә китерү куркынычы бар. Хәтта җимеш смузиен да, сәламәтлек өчен файдалы эчемлек дип саналуына карамастан, шикәре күп булганлыктан, еш кулланмаска киңәш ителә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/146003/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле