Җырчылар җәйне ничек үткәрә?

Көтеп алынган җәйнең беренче ае да узып бара. Кем өчендер ул – ял, кем өчендер  бакча эшләре, җиләк җыю булса, җырчыларга – яңа концерт сезонына әзерләнү вакыты да. Эстрада йолдызларыннан җәйне ничек үткәрүләре турында сораштык.

«Быел җәй минем өчен ял юк»

Айгөл Бариева, Татарстанның халык артисты: – Җәйнең бер ае бер көн кебек узып китте. Бер көн дә ял иткән юк. Билгеле, июнь ае Сабантуйлар белән үтә. Быел да аерма булмады. Аллаһка шөкер, эшләдек, әле һаман эшлибез. Шушы көннәрдә генә Казахстаннан кайттым. Анда да милли бәйрәмебездә катнаштым. Гомумән, быел җәй көне минем өчен ял юк. Август аенда булачак юбилей концертыма әзерләнәм. Костюмнар, сценарий, съемкалар. Көн дә берәр нәрсә белән шөгыльләнәбез. Шуңа күрә вакытның үткәнен сизмибез дә. Концертка әзерләнү – бик зур чыгымнар, вакытны ала торган эш. Җырлар яздырабыз, репетицияләр уздырабыз. Әле тагын июль аенда мине бик зур чара көтә. Аның турында әлегә әйтә алмыйм, Аллаһы боерса, барысын да күрерсез, ишетерсез.

«Кайсы кияүгә чыга, кайсы армиягә китә…»

Ризат Рамазанов:   – Җәй бик тыгыз үтә, дөресен әйткәндә. Җәй дип көтәсең дә, инде июнь дә бетеп килә икән. Артистларның нәрсә инде, Сабантуйларда эшләдек. Хәзер төркемгә яңа егетләр-кызлар җыябыз. Кайсы кияүгә чыга, кайсы армиягә китә дигәндәй. Төркемне тулыландырабыз. Җәйгә төп бурыч – киләсе концерт сезонына яхшы программа әзерләү. Халыкка бит яңалык биреп торырга кирәк. Яңа программа, яңа клиплар, җырлар, жанрлар, костюмнар. Әнә шулар өстендә эшлибез. Балаларны Сабага авылга кайтарып куйдык. Әти-әнигә рәхмәт инде. Үзебез дә буш вакытта алар янына кайтып киләбез. Шулай әкрен генә эшлибез инде. Ял итәргә хут юк әле. Бер көнгә булса да, Башкортстанга кайтып, Агыйдел буенда балык тотып, уха пешереп, балалар белән палаткада ял итеп алырбыз дигән исәп бар.

Picture background

«Ял итәргә яратмыйм»

Рафис Кәлимуллин: –  Ел буе төркем җыйдым, биючеләр, иң көчле музыкантларны үземә алдым. Быел Татарстан, Башкортстан районнарында зур, матур концертлар куячакбыз. Әлегә шуларга съемкалар ясыйбыз. Шулай ук Сабантуйларда эшлибез. Быел күбесенчә атна урталарында эшләдек, ялларның кайберләре буш булып та калды. Шулай да эш бар, җитәрлек, Аллага шөкер. Хәзер мәҗлесләрне бик алмаска тырышам, күбесенчә концертларда чыгыш ясыйм. Җырлар да язылып тора, әкрен генә эшлибез. Ял юк инде ул. Мин ял итәргә гомумән яратмыйм. Диңгезгә баргач, булыр әле.

«Безнең ял – авылда»

Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты: – Җәй көне бернинди үзгәреш юк. Авылда торабыз, монда эш күп. Аннан җәй айлары – туйлар, банкетлар сезоны. Шуларда эшләп йөрибез. Безнең ял әнә шул инде (көлә). Беркая барырга җыенмыйбыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/146033/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле