«Мин Лилияне үтердем… Ул үлде»: Гүзәл Хөснетдинова сеңлесе һәлак булган көнне искә алды

2022 елның 25 июнендә блогер Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе Лилия фаҗигале төстә һәлак булган иде. Ул утырган машина төнлә юл кырына төшеп киткән, Лилия урында ук үлгән. Аның кызы Латифа ятим калды.

Гүзәл Хөснетдинова фаҗига булган көнне вакыйгаларны искә алды.

«Чистай» дип язылган язу янында 00:30 сәгатьтә машина юл кырыена төшеп киткән. Аллаһ минем бердәнбер сеңлемне үз янына алды. Әнигә Миләүшә (ул рульдә булган) телефоннан кычкыра икән: «Мин Лилияне үтердем. Ул үлде». Әни Рушанга (Гүзәлнең ире – ред.) шалтыратты, – дип искә ала ул бу көнне.

Гүзәл шушы югалтудан соң бик көчле стресс кичерүен, 3 тапкыр карынындагы балаларын югалтуын яза.

Шушы хәлләрдән соң Гүзәл Раиф исемле малай алып кайтты. Алар хәзер 4 малай һәм 1 кыз үстерә. Сеңлесе Лилиянең вакытсыз вафатыннан соң ятим калган һәм бүгенге көндә әбисе тәрбиясендә яшәүче кызы Латифа да Гүзәлнең гаиләсендә еш кунак була.

чыганак: https://intertat.tatar/news/min-liliyane-uterdem-ul-ulde-guzal-xosnetdinova-senlese-halak-bulgan-konne-iska-aldy-5866996

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле