Ни өчен Алсуның аерылышу эше туктатылган?

Җырчы моңа аңлатма бирде.

Ул суд эшенең вакытлыча туктатылуын һәм моның берничек тә аларның кире уйлап, аерылышмаска карар итүе белән бәйле түгел икәнен ассызыклады.

“Судны гаиләне саклап калу һәм татулашу өчен түгел, ә милекне бүлү шартларын тыныч хәл итү өчен 2 айга кичектерделәр. Минем яктан карар берсүзсез кабул ителде, кирегә юл юк», — дип белдергән Алсу «СтарХит»ка.

Әйтергә кирәк, ир белән хатынның бүлешер нәрсәләре җитәрлек: ике фатир (Мәскәүдә һәм Лондонда), шулай ук ике йорт — Мәскәү янында һәм Кырымда (аны Алсуның әтисе оныкларына бүләк иткән).

 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-06-28/ni-chen-alsuny-aerylyshu-eshe-tuktatylgan-3827215

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле