Йөземнең суы да дәвалы, диләр…

Бу хакта белә идегезме?

Йөзем суы ашказаны-эчәк тракты чирләрен дәвалый, авырып савыккач, бигрәк тә антибиотиклар белән дәваланганнан соң, организмны ныгыта.

Менә болай эшләгез: 0,5 стакан юылган йөземне 1,5 литр суга салып, кайнатып чыгарырга һәм, төреп, җылы урында 3-4 сәгать төнәтергә. Сөзәргә, тәменчә бал, лимон суты кушарга.

Көн дәвамында ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәргә. Дәвалану вакыты — 10 көн.

 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-06-25/y-zem-gen-t-gel-suy-da-d-va-3821787

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле