53 яшьлек Айсылу Чижевскаяның 23 яшьлек ире-улы: «Миңа әни кирәк түгел, миңа хатын кирәк»

Казанда яшәүче 53 яшьлек Айсылу белән 23 яшьлек Даниилның гадәти булмаган мәхәббәт тарихы бөтен Россиягә танылды. Элек Даниил аның тәрбиягә алган улы булган, ә хәзер ул ире булып киткән. Моннан тыш, гаилә сабый да көткән булган.

Айсылу Чижевская – бөтен СССРга билгеле булган, танылган музыкант Ренат Ибраһимовның туганы. Берничә ел элек, балалар йортларына концертлар белән килгәч, ул Даниил исемле малай белән таныша. Ул аны үзенең вокаль сәләте һәм бу дөньяны яхшырак итү теләге белән сокландыра, хатын аны уллыкка ала. 18 яшькә кадәр егет аның зур гаиләсендә яши, шуннан соң иҗади карьера төзергә Мәскәүгә китә.

Кызганычка, Мәскәүдә ул уңышка ирешми, шуңа күрә ул кире Казанга кайта, һәм тәрбиягә алган әнисе белән аның арасында мәхәббәт башлана. Хатын озак вакыт егеткә каршы тора, ләкин ахыр чиктә бирешә һәм 2023 елда яшь егеткә кияүгә чыга. Татарстанда бу никахны кабул итмиләр, ир белән хатынга Мәскәүгә Рублевкага күченергә туры килә, анда алар купшы гына йорт (170 миллионга дигән мәгълүмат бар – ред.) сатып алалар. Өстәвенә, пар нәсел калдыру турында да уйлана башлый, һәм Айсылу ЭКО ясата.

2024 елның язында ир белән арасында конфликтлар башлана. Даниилның акчаны иҗат белән генә түгел, ә үз тәнен бай хатын-кызларга сатып та эшли башлавы ачыклана. Бу фонда Чижевская бик борчыла башлый. Аерылышырга җыенуын әйтә.

«Баламны югалттым. Аерылышырмын дип уйлыйм. Кызганычка, без баланы югалттык, миңа бу турыда сөйләү авыр», – дигән Айсылу Чижевская.

Фаҗига парны берләштерми, ә тагын да күбрәк аера гына, хәзер аларның җитди каршылыклары бар, алар «Прямой эфир» студиясендә фикер алышкан. Даниил тормыш иптәшенең үзен ничек тотуыннан канәгать түгел – аның сүзләре буенча, аңа «әни түгел, ә хатын кирәк».

«Без мөнәсәбәтләрдә идек, мин аны һәрвакыт яраттым, һәм без бала көттек, чөнки ул бик теләп алган бала иде», – дигән «Россия 1» каналында ир.

Конфликт җитди чиккә җиткән, хәл киеренке, әмма проблемаларны беркем дә хәл итәргә теләми. Бу парның кризисны кичерә алырмы, юкмы икәнен студиядәге экспертлар да әйтә алмаган. Ә Айсылу уйланырга һәм уйларын тәртипкә китерергә вакыт кирәк булуын сөйләгән, чөнки соңгы вакытта аңа бик күпне күрергә туры килгән.

Даниил исә Чижевскаяны әле дә тәрбияләгән әнисе һәм хатыны буларак хөрмәт итә, әмма бу хәл аның ир белән хатын мөнәсәбәтләренә ышанычын нык какшаткан икән.

чыганак:https://www.starhit.ru/life/53-letnyaya-aisylu-chizhevskaya-poteryala-rebenka-ot-23-letnego-syna-muzha-5733901/


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле