Дрон һөҗүм итеп, бер йорттан биш кеше һәлак булган

Курск өлкәсендәге Рыльск районы Городище авылындагы йортка дрон төшеп шартлаган. 5 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булган. Гаиләдәге тагын 2 кеше хастаханәдә.

Городище авылы Украина белән чик буенда. Губернатор вазифаларын башкаручы Алексей Смирнов фаҗига булган урында булган һәм халыкка бу авылдан китәргә кушкан: «Безнең вакытлыча яшәп тору урыннары бар, без сезгә туганнарыгыз, якыннарыгыз янына күченгәндә ярдәм итә алабыз, үзегезне, якыннарыгызны куркыныч астына куймагыз», – дигән ул.

26 июньдә дроннар һөҗүме сәбәпле, Стропицы авылы мәктәбенә зыян килгән иде.

Район башлыгы Андрей Белоусов фаҗига булган урыннан видео яздырган – ул бронежилетта басып тора, артта мәетләр ята, аларны кара капчыкларга салалар. Андрей Белоусов кайгы уртаклашу сүзләрен әйтә, атыш булганда өйдән чыгып йөрмәскә куша.

Район башлыгының бу видеосын тәнкыйтьләүчеләр барлыкка килгән. Алар фикеренчә, район башлыгы мәетләр фонында мондый видеолар яздырырга тиеш түгел.

Кайберәүләр, киресенчә, Андрей Белоусов дөрес эшләгән, дигән фикердә.

«Бу селфи түгел, кешеләргә моның уен түгеллеген күрсәтергә кирәк. Чик буеннан китәргә кирәк, дип әйтәләр икән – китәргә, герой булып кыланырга түгел», – ди ул.

чыганак: https://intertat.tatar/news/dron-houm-itep-ber-iorttan-bis-kese-halak-bulgan-5867054

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле