Казанның «Корстон» үзәге янында коточкыч юл һәлакәте булган

Кичә кичен Казанның “Корстон” үзәге янында “Лада” белән “Porsche” бәрелешкән.

Аварияне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, мотоциклчы “Porsche” белән юлда ярыш оештырган. Шулчак иномарка юл кырыена “очып”, “Лада”га килеп бәрелгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Porsche” йөртүчесенә зыян килгән, ә “Лада” шоферы шундук һәлак булган.

Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/vozbuzhdeno-ugolovnoe-delo-posle-strashnogo-dtp-vozle-korstona

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле