Популяр җырчы Зәринә Хәсәншина: Зинһар шул турыда онытмагыз әле

Җырчы сәер вә гайре-табигый мөрәҗәгать белән чыккан.

Зәринә Хәсәншина (җырчы):

– Җиде Сабантуйда эшләдем. Барлык җырларым да “минус”ка иде. Шуңа тавыш бетте. Кайбер Сабантуйларда аппаратурага акча кызганалар. Нәтиҗәдә, артистның җырлавы да, сөйләве дә аңлашылмый. Аннан плюска җырлаучы берәү чыга да, аңа: “менә ул әйбәт җырлады, тавышы яңгырап торды”, – диләр.

Аппаратура начар булуына да түзәм. Ашату­-эчертү дә булмаса ярый. Ләкин, зинһар, бәдрәф турында онытмагыз әле, Сабантуй оештыручылар! Артистлар өчен аерым! Икенче елга минем райдерга (артистның ниндидер чарага килер алдын­нан куйган таләпләре) керәчәк ул, билләһи! Мин – көне буе су эчә торган кеше, бигрәк тә җырлап кергәч. Шартлый алмыйм бит инде…

чыганак: https://vk.com/akcharlakgazeta?w=wall-170103807_41433

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле