Кыярда бәхет гормоны бар, диләр…

Көн дә берне ашарга мөмкин.

Көненә бер кыяр ашасаң, тән тиресе яхшыра, кеше ябыга, шешләр кими. Кыярның 95 процентын су тәшкил итә, калган биш проценты исә клетчаткадан тора. Анда тартрон кислотасы бар, ул май ясалуны чикли.

Кыяр кабыгында К, А, С витаминнары, В төркеме витаминнары, минераллар — тимер, калий, фосфор, бакыр һәм магний бар. Алар метаболизмны яхшырта, канда шикәр микъдарын киметә, кан тамырларын холестерин төеннәреннән чистарта. Кыярның йомшагы эчкәклек эшчәнлеген нормальләштерә.

Кыярда бәхет гормоны — сератонин да бар. Шуңа күрә табиблар аны төшенкелеккә бирелгәндә, арыганда, депрессия вакытында ашарга киңәш итә.

Ләкин ашказаны-эчәклек трактында җитди авырулар булганда, мәсәлән ашказаны җәрәхәте, гастрит, колит булса, кыяр ашамый тору хәерле. Ул ашказаны согының кислоталылыгын арттыра, артык күп кыяр ашау ашказанын зурайта.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/bolar-kyzykly/2024-06-28/kyyarda-b-het-garmony-bar-3827366

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле