Ана белән бала йортка кергәндә газ шартлый

Һәлакәттә җиде кеше зыян күрә, шуларның икесе — балалар. Бер хатын-кыз үлгән, дип хәбәр иттеләр Стәрлетамак шәһәре хакимиятендә.

Һәлакәт урынында оператив штаб булдырылган, аны шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов җитәкли.

Шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре: авария-коткару хезмәтләре, өч берәмлек янгын сүндерү техникасы һәм өч берәмлек ашыгыч ярдәм урында эшли. 80 кеше йорттан эвакуацияләнгән.

Көнкүреш газы шартлау вакытында зыян күргән биш кеше Стәрлетамакның 1нче шәһәр дәваханәсенә озатылган.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәлне шәхси контрольгә алды.

Беренче ярдәм күрсәтү өчен вакыйга урынында сигез ашыгыч ярдәм бригадасы җәлеп ителгән.  Айрат Рәхмәтуллин кушуы буенча Республика пешү үзәгеннән табиб-комбустиологлар бригадасы оештырылган.

Торак йортта көнкүреш газы шартлау мизгеле домофон камерасының объективына эләккән. Видеода бер баланың подъездга керергә омтылуы күренә. Шул вакытта шартлау була. Шартлау дулкыны белән керү ишеге турыдан-туры кызга бәрелә, шулай ук ул сабый белән колясканы бәреп очыра…

Балаларның берсе хәзерге вакытта нейрохирургка консультациягә җибәрелгән, икенчесе табиблар тикшергәннән соң өенә кайтарылган, ул амбулатор рәвештә дәваланачак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-07-02/st-rletamakta-gaz-shartlagan-3831866

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле