Илдар бушлай концерт куя, Ришат түләтә….

Ришат Төхвәтуллин туган авылында куелачак концертның ни өчен түләүле булуын аңлаткан.

Ришат Төхвәтуллин июльдә туган авылында – Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында җәйге концерт уздырачак. Бу концертның түләүле булуын кайберәүләр аңлап бетермәгән. Бу хакта артистның үзенә дә язганнар.

  • Ришат, Сез туган авылыгызда уздырачак концертны түләүле итәсезме? Сезнең үзегезнекеләр үк гаепләмиме? – дип язган бер тамашачысы Төхвәтуллинга.

  • Нәрсә өчен? Бу – хәйрия концерты. Җыелган акча авылга ярдәмгә һәм авыру балаларга тотынылачак, – дип җавап биргән бу сорауга җырчы.

  • Мин дә шулай дип уйлыйм. Илдар Хәкимов үзенең авылында ел саен бушлай концерт куя, – дип тә җөпләгән бу теманы икенче берәү.

  • Безнең — башка максат. Без ДЦП авырулы балаларга булышабыз, акчаның бер өлешен мәчеткә бирәбез, балалар бакчасына ярдәм иттек, авыл мәдәният йортына ярдәм күрсәттек, минемчә, бу – яхшы идея. Һәм болар бөтенесе 500әр сумга, – дип аңлаткан Ришат Төхвәтуллин.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-07-02/ildar-bushlay-kontsert-kuya-rishat-t-l-t-3831871

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле