Айгөл Бариева: «Минем өчен табыш түгел, күңел тынычлыгы мөһимрәк»

Тормышны нәрсә үзгәртә ала? Дин юлына баскан кеше сәхнәдә үзен чикләргә тиешме? Бу һәм башка мәсьәләләр хакында Татарстанның халык артисты Айгөл БАРИЕВА белән сөйләштек.

– Тормышыгызны үзгәрткән мизгелдән башлыйк әле. Авыр югалтудан соң тормышка карашыгыз, имиджыгыз да үзгәрде кебек.

– Тормышка карашым үзгәрмәде, ул ничек булды, шулай калды. Мин бары тик Аллаһка якынайдым, анысы да кинәт, иремне югалтканнан соң булмады.   Гыйнвар аенда кече хаҗ кылгач, шундый карар кабул иттем, ул ничектер үзеннән-үзе, табигый килеп чыкты. Гомрә мине ничек үзгәртте, дисәк, Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәтем  тагын да көчәйде дип җавап бирергә була. Иң беренче чиратта – Аллаһ, аннары калганы. Ә инде динле гаиләдә, дәү әти, дәү әниемнең намаз укуларын, ураза тотуларын күреп, кечкенәдән ислам нигезләрен күңелгә сеңдереп үскәч, бу адым да гайре табигый булмады. Мәктәптә укыганда ук ураза тота идем инде, 33 яшемдә намаз укый башладым. Дөрес, ниндидер сәбәпләр табып, биш тапкыр укымадым. Менә хәзер генә аларның сылтау булганын аңлыйм. Шул ук вакытта, һәр нәрсәнең үз вакыты, үз җае булуын истән чыгармыйк.

– Сәхнәдә яулык япкан кызлар бар анысы. Әмма аларга сокланучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә шактый. Ә менә сезгә тәнкыйть һәм аңлашылмаучык белән еш очрашырга туры киләме?

– Тәнкыйтьләүчеләр, яулык япканмы син, юкмы – һәрвакыт булды һәм булачак. Бөтен кешегә ярап бетеп булмый һәм ярарга тырышырга кирәкми дә. Аллаһка якынайган саен, кешеләргә түгел, Аңа яраклашырга кирәклеген аңлыйсың. Менә шулай яшәсәң, барысы да үз урынына утыра. Мин моны үземнән чыгып әйтәм.

– Сәнгать һәм дин бер-берсенә каршы киләме, әллә куәтлиме? Әлеге бәхәсле һәм мәңгелек сорауга җавабыгыз нинди булыр?

–  Бу сорау мине дә бик борчый иде. Ә гомрәгә җыенганда яулык ябармын дип уйламаган идем. Ул уй гомрә барышында туды, аннары инде яулык япкач, ничек сәхнәгә чыгармын икән дип борчыла башладым. Мин остазымнан бик уңдым. Дингә килгәндә укытучың, остазыңның кем булуы да бик мөһим икән. Миңа бу яктан миңа бәхет елмайды. Укытучым Рамил Юныс һәр адымны ясаганда киңәшләре белән ярдәм итте. Бу сорауны да аңа бирдем. Ул миңа:  «Сәхнә белән дин, гомумән, сәнгать белән дин бер-берсенә каршы килсә, безгә Аллаһтан нинди дә булса сәләт бирелмәс иде», – дип җавап бирде. Җырлау, бию, иҗатның башка төрләре дә безгә бүләк итеп җибәрелгән. Әмма сәләт һәм сәнгать матурлыкка, яхшылыкка өндәргә, ярсытмаска, күңелдә матур хисләр уятырга тиеш. Сәхнә – яхшылыкка өндәү, әти-әнигә, балаларга, туган якка мәхәббәт уяту мөнбәре ул.

– Имидж репертуарга тәэсир иттеме?

– «Имидж» дигән сүз ошамый икән миңа. Бу – минем күңел халәтем һәм Аллаһ кушканны үтәвем. Яулыкны имидж өчен бәйләмәдем. Дингә якынаюым белән сәхнә эшчәнлеге кисешмәде, каршылыклар тудырмады. Элек башкарган бер генә җырымнан да баш тартмадым. Минем репертуар элек-электән мәгънәле иде. Ул дини җырлар, мөнәҗәтләр белән тулыланды гына.

– Җырны ничек сайларга?

– Иң беренче чиратта шигыренә игътибар итәм, сүз минем өчен бик мөһим. Аннан соң сүз белән көйнең тәңгәллеге әһәмиятле. Бу җәһәттән мин әти-әниемә бик рәхмәтле. Алар миндә зәвык тәрбияләгән. Гаиләбез сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк иде. Бездә бер генә бәйрәм дә җырсыз үтмәде. Классик җырлар, халык җырлары, Резеда Әхиярова, Луиза Батыр-Болгари кебек профессиональ композиторларның әсәрләре тәэсирендә үскәч, аннан түбәнгә тәгәри алмыйсың. Шуңа үземне төрле яктан сынап, үстерергә тырыштым. Хорда да, ансамбльдә дә җырладым, төрле тәҗрибәләрдә катнаштым.

– Үзегезне уңышка ирешүчән кеше дип саныйсызмы?

– Мин һәрвакыт урталыкта булдым. Барысы да авыр да, җиңел дә бирелмәде. Аллаһка чиксез рәхмәтлемен: нәрсә сорадым, шул бирелде. Юлларым ачык булды.

– Барысын да яңабаштан башлыйсы килгән чаклар буламы?

– Үткәннәрнең һәр мизгеле кадерле, шуңа күрә тормышымны яңабаштан башлыйсым килми. Гомумән, мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Дөрес, сынаулар да булды, мин аларга да рәхмәтлемен. Якыннарны берәүнең дә югалтасы килми, ул – сынауларның зуры. Әмма андый сынау-югалтуларны да узарга туры килә. Ул тормышны үзгәртә, кемдер сына, кемдер киресенчә, ныгый. Мин инде хәзер үлемнең мәгънәсенә төшендем. Без мәңгелектән бирегә вакытлыча килдек һәм вакыты җиткәч, мәңгелеккә китәчәкбез.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/146312/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле