Азат Абитов Ильмира Нәгыймованы шелтәли: «Хөрмәтсезлек. Мин моны бер дә аңламадым…»

Илмира Нәгыймова белән Азат Абитов арасында аңлашылмаучылык туган. Илмира аларның нәрсәсендер урлаган диләр…
Азат Абитов Ильмира Нәгыймовага үзенең сәхифәсендә ачулы видео яздырган. Сәбәбе – Ильмираның Гөлсирин һәм Азат Абитовлар әле күптән түгел генә яздырган «Мәхәббәт шушыдыр» җырын башкаруы.

Ильмира Нәгыймова  Лилия Хәмитова репертуарыннан булган легендар «Мәхәббәт шушыдыр» җырын башкарган рилс куйган иде. Җырчы видеоны студиядә төшергән, артындагы подтанцовкасы да шәп – Марат Яруллин үзе биеп тора.

Артист җырның исемен генә язып куйган. Башкару өчен җырның хуҗасы Лилия Хәмитовадан рөхсәт соравы турында да, аны чыгарырга җыену турында да хәбәр итми.

Ләкин, видео студиядә төшерелгәч, Азат Абитов, Ильмира җырны чыгарырга җыена, дип саный. Ул сәхнәдәшенә  шелтә белдерде.

«Хөрмәтле дуслар. Кемнәрдер беләдер, кемнәрдер юк. Кичә Ильмира Нәгыймова үзенең битендә «Мәхәббәт шушыдыр» җырын яздырып чыгарган. Минем аңлавымча, бу – яңа җыр була, чөнки студиядә яздырылган. Миңа кичә сәгать 10да артист дуслар шалтырата башладылар. «Нигә алай эшләде икән, нигә яздыра икән?» – дип сорыйлар. Мин белмим. Нигә нәкъ менә шул җырны яздыра икән? Башка ретро җырлар беткәнме икән? Миңа калса, алар бездә аз түгел, башкаларын алса да була иде.

Бу җырны без күптән түгел генә чыгардык. Көтеп торып була иде 1 яки 2 ел. Ләкин без чыгарган артыннан ук түгел бит инде. Мин моны бер дә аңламадым.

Бу, әлбәттә, безнең җыр түгел. Аның хокуклары бездә түгел. Җыр Лилия апа Хәмитованыкы, без аңа берничек тә хуҗа була алмыйбыз. Ләкин күп көч куеп, бөтен мәхәббәтебезне куеп чыгаргач, популяр артист артыбыздан ук яздыргач, бу – бик «обидно». – дип сөйләгән Азат.

Әйткәндәй, комментарийларда барысы да Азат яклы түгел. Бу парны тәнкыйтьләүчеләр дә байтак. Илмира бу җырны матуррак җырлый, диючеләр дә бар. Безгә калса, Лилия Хәмитовага җиткерүче юк инде. Ә сезнеңчә ничек?
чыганак: https://intertat.tatar/news/azat-abitov-ilmira-nagyimovany-seltali-xormatsezlek-min-mony-ber-da-anlamadym-5867100

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле