Өч яшьлек бала чылбыр йоткан

Башкортстан медиклары  өч яшьлек баланың корсагында чылбыр кисәген тапкан. Корсак куышлыгында ят җисемгә шик булган баланы Раевский үзәк район дәваханәсенә алып килгәннәр.

Рентген металл  әйбер барлыгын күрсәтә. Бу чылбыр кисәге булган. Бәхеткә, ул бала организмыннан җитди зыян салып өлгермичә гадәти юл белән чыга. Раевский үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире Рафаэль Саяпов сүзләренчә, 6 айдан алып 3 яшькә кадәрге балаларда ят җисемнәр тын юлларында гына түгел, бронхларда да, үңәчтә дә булырга мөмкин.

“Еш кына  тын юлларында азык-төлек фрагментлары, чикләвекләр, көнбагыш орлыгы һәм борчак була. Шулай ук органикага карамаган предметлар да очрый – төймәләр, скрепкалар, түгәрәк батарейкалар, магнитлар һәм башкалар очрый. Мондый очракларда тын юллары тукымаларында ялкынсыну процесслары башланырга мөмкин. Мәсәлән, батарейкалар ялкынсыну гына  түгел, хәтта  үңәчнең химик пешүенә дә китерергә дә мөмкин”, – дип сөйли медик.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/d-nyada-nil-r-bar/2024-06-25/ch-yashlek-bala-chylbyr-yotkan-3822198

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле