Лилия Хәмитова: «Баштан ул җырны бирәсем килмәде»

🤩«Чаллы ТВ» телеканалында чыгып килүче «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруында җырчы Лилия Хәмитова «Мәхәббәт шушыдыр» җырын Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинага ни өчен биргәне турында сөйләгән.

💬Алар миннән «Лилия апай, шул җырны җырлыйк инде» дип сорадылар. Мин башта каршы килдем килүен. Әле ул җыр минем репертуарымда бит. Көнләштем, бирәсем килмәде.

🎶Аннары Винера Әхәтовна Ганиева шалтыратты.
💬«Лилия, зинһар өчен бир инде, балалар җырласын», – дип сорады.

Укучылары бит инде. «Винера Әхәтовна, сезгә каршы килә алмыйм инде. Ярый, җырлап карасыннар», – дидем. Анда да тәнкыйть булды, мин үз фикеремне әйттем.

Мин алар башкаруында җырны башкарачак яңгырар дип көткән идем. Алар нигәдер шул салынган нигездән ерак китмәгән. Дуэт буларак, ул җыр начар яңгырый дип әйтә алмыйм. Молодецлар, курыкмыйча алынып җырлагач, начар түгел. Әмма минем «оригинальдән яхшырак җырлый алмыйсың икән, иң яхшысы – ул җырга алынма» дигән сүзем, принцибым бар, – дигән җырчы.

 

чыганак: https://t.me/tatartoday/64715

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле