Сиринә Зәйнетдинованың туган махсус хәрби операциядә һәлак булган

Сиринә Зәйнетдинованың гаиләсе, якыннары бик зур хәсрәт кичерә. Аның бертуган сеңлесе Гөлинәнең тормыш иптәше махсус операциядә һәлак булган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Рөстәм кияү, кем белгән соңгы очрашуыбыз булыр дип. И-и, белсәң иде ничек җибәрәсем килмәде үзеңне… Сеңлемә, Рөстәмнең якыннарына Ходай күркәм сабырлыклар бирсен», – дип яза ул.

Җиңү бәйрәме алдыннан Сиринә Зәйнетдинова кияүләренең инде 12 декабрьдән бирле хәбәре булмауны әйткән иде. «Мин бүген көне буе елыйм, ничек җырлап чыкканмындыр. Рөстәмебез юк бит… 12 декабрьдән бирле хәбәрсез», – дип язды ул.

Сиринә Зәйнетдинова кияүләре белән хушлашу иртәгә иртәнге 8.00 сәгатьтә Балтач районы Көшкетбаш авылында булачагын хәбәр итә. Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесе Гөлинә ирен махсус операциягә озатканнан соң беренче тапкыр әни булды.

«Сеңлем Гөлинә беренче тапкыр әни булды. Кичә бөтен туганнарыбыз, якыннарыбыз белән җыйнаулашып бәби каршыладык. Кызганыч, киявебез генә сеңлем белән сабыен каршыларга кайтып җитә алмады. Отпускка бик көткән идек тә», – дип сөйләгән иде Сиринә Зәйнетдинова.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/146458/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле