Пенсионер энергетикларга үтерү белән янаган

Полиция Волгоградтан бер пенсионерга карата җинаять эше кузгаткан. Ул “Энергосбыт” хезмәткәрләренә үтерү белән янаган. Алар электр энергиясенә түләмәгән өчен пенсионерның торагын уттан өзмәкче булган. 

Социаль челтәрләрдә таралган видеокадрлардан күренгәнчә, өлкән яшьтәге ир-ат торагында электр утын өзәргә килгән “Энергосбыт” хезмәткәрләренә мылтык төбәгән. Дзержинск районының полиция бүлеге тикшерүчеләре үтерү белән янау турында статья буенча җинаять эшен тикшерә башлаган. Хәзерге вакытта пенсионерга карата җәза чарасы күрү турында мәсьәлә карала.

 

чыганак: https://ria.ru/20240703/delo-1957230452.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле