Танылган диктор, алып баручы вафат

ТНВ каналында озак еллар эшләгән 51 яшьлек Ләйсән Бәдретдинова вафат булган. Ләйсән кияүгә чыгып, Төркиядә яшәгән.

– Ләйсәннең беренче никахтан туган кызы Зөһрә кияүдә инде. Соңлап кына тапкан игезәк сабыйлары Хәсән белән Зәйнәпкә 16 шар гына яшь әле. Ул бик ачык күңелле кеше иде. Иртәнге тапшыруда эшләде. Кайткан саен ТНВга килер иде. Кызганыч, авырып киткән. Шулай да, Казанга кайтырга көч тапкан. Монда кайтуга комага киткән, – ди “Манзара” тапшыруы алып баручысы Ләйсән Хөснуллина.

Озак еллар ТНВ хезмәт куйган Миләүшә Сибгатуллина да, Ләйсәннең бик матур итеп искә алды.

– Иртәнге тапшыруда бергә эшләдек. Нинди эш кушсаң да, шуны җиренә җиткереп эшли торган кеше иде. Кайчан эфирга чыгарга кушасың, берсүзсез килер иде. Бик уңган-булган журналист иде. Мин эштән киткәнче, ул ел саен балалары белән каникулга кайткач, ТНВга килә иде. Аннары миңа китәргә туры килде. Шулай итеп, юллар аерылды, – ди журналист Миләүшә Сибгатуллина.

Ләйсәннең урны оҗмахта булсын. Әнисенә, гаиләсенә, балаларына сабырлык телибез.

чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/146543/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле