Алсу: “Яралар төзәлергә тиеш…”

Җырчы Алсу бизнесмен Ян Абрамов белән аерылышуы турында ачыктан-ачык сөйләде.

Үз хисләре турында ул «Русское радио»ның «Русские перцы» дип аталган шоу-программасында бәян итте, язма “YouTube»та бар. Берничә көн элек артистка «Мин курыкмаска өйрәнәм» җырын чыгарды. Ул бу хитның үзе өчен «моңсу һәм вакыйгалы» булуын таный.
“Тормыш дәвам итә, аерылышулар була, әмма барлык яралар төзәлергә тиеш, һәм барысы да яхшы булачак», — ди Алсу яңа композициядән алган хисләрен тасвирлап.

Алсу еш кына ялгызлыкта калырга, уйланырга, вакыйгаларны анализларга, ә аннары «елмаеп җәмгыятькә чыгарга» ярата икән.
Җырчы киләчәк карьерасына зур планнары барлыгын да билгели.

«Миңа газапланудан туктарга кирәк инде, дип әйттеләр. Килештем һәм хәзер инде күңелле көннәр эзләү юлындамын», — дип нәтиҗә ясаган ул.

Алсу белән Абрамовның аерылышуы турында 27 майда билгеле булды. Пар 18 ел никахта яшәде. Алар өч бала тәрбиялиләр — 17 яшьлек Сәфинә, 16 яшьлек Микаэла һәм 7 яшьлек Рафаэль. Матбугат чаралары җырчының ире белән мөнәсәбәтләрнең өзелү сәбәбен Абрамовның хыянәте дип атады.

Күптән түгел Алсу сак кына Абрамов белән никахында «өченче артык кеше»нең модель Анастасия Решетова булуын аңлатты. Моннан тыш, ул бизнесменны кичермәячәген һәм кире юл юклыгын билгеләп үтте.

Эфир дулкыннарында Алсу үзенең бик-бик сабыр булуын да таныды. Шулай да, сабырлыкның чиге җиткәч, ул хисләренә ирек бирә икән. Шуннан соң Алсу җиңелрәк була.
“Мин түзәм-түзәм дә, аннары бомба һәм вулкан эффекты килә. Парымны чыгардым — һәм миңа яхшы”, — ди ул.

 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-07-04/alsu-yaralar-t-z-lerg-tiesh-3835842

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле