Синоптик: «Бөтен Идел буе төбәгендә 38 градус эсселек көтелә»

Якындагы көннәрдә бөтен Идел буе федераль округы төбәгендә, шулай ук илнең көньягында һава температурасының хәтәр күрсәткечләргә: +38…+40 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Бу хакта Россия Гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итә.

“Бөтен Идел буе федераль округы төбәгендә һава температурасы +37…+38 градуска кадәр күтәреләчәк. Көньякта, Иделнең түбәнге төбәкләрендә +39…+40 градус. Ростов өлкәсендә дә шундый ук хәл. Краснодар краенда +39. Геленджикта +35 градус”, – дип сөйләп үткән Вильфанд.

Моңа кадәр Татарстан Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, бу араларда һава температурасы нормадан +7…+9 градуска артыграк булачак. Республикада антициклон йогынтысында коры, эссе һава урнашкан. Синоптиклар фаразына караганда, якшәмбе – 7 июльдә урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Эсселек аз гына сүрелеп, +25…+30 градус тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда температураның +37 градуска кадәр күтәрелүе аркасында кисәтү игълан ителде. Бу атнада Казанда 13 кеше, кояш сугу сәбәпле, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан инде.

чыганак: https://tass.ru/obschestvo/21282139

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле