Ринат Рәхмәтуллин СВОга җыена

«Мин бу хакта озак уйладым», — дигән җырчы.
Ринат Рәхмәтуллин махсус хәрби операция зонасына бара икән.

«Дөньябыз матур, дөньябыз рәхәт, дибез. Төрле мөнәсәбәтләр бар. Менә сугыш бара. Мин дә СВОга җыендым әле, сәфәр тотам, Аллаһ кушса. 7 июльдә гуманитар ярдәм белән Украинага китәм. Үзебезнең якташлар янына барып кайтмыйча булмый.

Мин бу хакта озак уйладым. Ул миңа кирәк, мин анда булырга тиеш. Мин сугышка бармыйм, мин барып җырлап, үзләребезнең бүләкләрне, машиналар биреп кайтабыз, Аллаһ кушса.

«Мин сездән бер әйбер генә сорыйм: исән-имин әйләнеп кайтыгыз, Амин, дип кул чапсагыз, шуның белән рәхәтләнәм мин», – дигән артист бер концертта.

чыганак: https://intertat.tatar/news/rinat-raxmatullin-min-da-svoga-yendym-safar-totam-5867154

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле