Салават Фәтхетдиновның оныгы кемгә охшаган?

Җырчы Салават Фәтхетдиновның килене Рузия социаль челтәрләрдә беренче тапкыр кечкенә уллары Дамирны күрсәтте. Алар хәзерге вакытта бөтен гаиләләре белән диңгез буенда ял итәләр.

«Әйе, без улыбызның йөзен озак вакытлар күрсәтми йөрдек. Ләкин аны федераль телеканалларга хәтле күрсәткәннән соң, яшерүдән мәгънә юк, дигән фикергә килдек. Менә шундый узышчы үсеп килә. Каты күзле кешеләргә әйтәм – безнең гаиләгә күз тими. Без артык көчлебез. Хәзер без 1 атнага ялга, Д витаминын җыярга киттек. Барыгызга да сәламәтлек һәм тагын бер кат сәламәтлек телим. Калганы була аның», – дип яза Рузия.

Рузиянең сәхифәсен карап баручылар Дамирның нәкъ әтисе булуын язганнар һәм гаиләгә матур яллар теләгәннәр.

Салават Фәтхетдиновның оныгы Дамирны күрсәттеләр. Кемгә охшаган?

чыганак: https://intertat.tatar/news/salavat-fatxetdinovnyn-onygyn-kursattelar-kemga-oxsagan-5867197

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле