Татарстанда ике машина бәрелешкән: 8 яшьлек баланың гомере өзелгән

Узган төндә Татарстанда юл һәлакәте булган. Актаныш районы Әнәк авылы янәшәсендәге юлда коточкыч авария килеп чыккан.

“М7” юлының чама белән 1138нче чакрымында «Kia” белән “Man” йөк машинасы маңгайга-маңгай бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машинада 5 кеше, шул исәптән өч бала булган.

Медиклар авария булган урыннан “Kia” шоферын һәм өч пассажирын хастаханәгә озаткан. 8 яшьлек кыз бала шундук һәлак булган.

Баланың әтисе “Ашыгыч ярдәм” машинасында җан биргән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/aktanysta-avariyada-8-yaslek-kyz-ham-ir-at-halak-bulgan-tagyn-oc-kese-imgangan-5890200

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле