Әтисенең кем икәнлеген белмәсеннәр өчен яңа туган сабыйны суга батырып үтергәннәр

Тикшерүчеләр ачыклаганча, гаилә пары нарасыйны үтерүне алдан ук планлаштырган.

Россия Тикшерү комитетының Тамбов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе 38 яшьлек ир-атка һәм аның элекке хатынына (32 яшьлек) карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Алар яңа туган баланы үтерүдә гаепләнелә.

Әлеге хатын-кыз 2017 елда сау-сәламәт малай тапкан. Әмма баланың әтисе башка ир-ат булган. Бу хәлне яшереп калу өчен гаилә пары нарасыйны суга батырып үтерергә һәм мәетне Бокино авылындагы бакчага күмәргә карар иткән.

Узган елның августында баланың сөякләрен тапканнар. Бу исә җинаятьне ачуга китергән. Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, гаилә пары нарасыйны үтерүне алдан ук планлаштырган булган. Хәзерге вакытта моны раслардай бик күп дәлилләр тупланган. Эш судка карап тикшерүгә җибәрелгән.

Чыганак: https://ria.ru/20240708/ubijstvo-1958352755.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле