Янның да җаны бар…

Алсуның ире Ян Абрамов аерылышу белән бәйле хәлләрне ничек кичерә? Ни өчен Алсу милекне бүләргә гариза биргән?

Алсу белән Ян Абрамовның аерылышуы белән бәйле булган ыгы-зыгы көннән-кын көчәя генә бара. Шуны да билгеләми булмый: артистка үзенә юнәлтелгән игътибар агымы алдына нык тора. Вакыт-вакыт ул ире белән аерылышуда Анастасия Решетованың сәбәпче булуына төрттереп куя, күпмәгънәле постлар бастыра һәм сирәк кенә журналистларга хәлне шәрехли.

Ә менә бизнесмен — җәмәгатьчелеккә киң билгеле булмаган кеше. Аның нәрсә турында уйлавын фаразларга гына кала. Шулай да күптән түгел әлегә аерылышып бетмәгән Абрамовларның дусты Алексей Чумаков, Янның кичерешләренә бераз ачыклык керткән. Ул эшкуар белән дусларча һәм ачыктан-ачык аралашып торуын әйткән һәм Абрамовның үз гаиләсен саклап калырга теләвен белдергән. Моннан тыш, артист Янның беркем белән дә мөнәсәбәтләрдә булмавын, ә аерылышуда икесе дә гаепле булуын билгеләгән.

«Йомшак кына әйткәндә, икесенең дә хәле бер чама, — дип уртаклашкан Чумаков. — Күп кенә имеш-мимешләргә карамастан, Ян әле беркем белән дә мөнәсәбәтләрдә түгел. Аның барлык кичерешләре һәм гамәлләре гаиләсен саклап калырга теләве турында сөйли. Аерылышуда һәрвакыт ике як та гаепле, шулай ук кушылу өчен дә ике як та бер-беренә каршы адым ясарга тиеш. Мин һаман да моңа өметләнәм әле”.

Шул ук вакытта параллель рәвештә психолог Вероника Степанова белән модель Анастасия Решетованың ”алышы” бара. Бер атна элек модельнең судка мөрәҗәгать итәргә җыенуы билгеле булды, чөнки психолог Решетованың шәхси тормышы турында үзенең Телеграм-каналында кискен сөйләгән иде. Степанованы юрист Катя Гордон яклаячак.

Катя Гордон Алсуның ни өчен милекне бүлүгә дәгъва белдергәнен дә аңлатты. Ул әйтүенчә, Алсу — намуслы, гадел кеше, ул милекне бүлү буенча гариза биргән икән, димәк, аны алдаганнар, һәм Абрамовның аңа берсүзсез гигант суммалар калдыруы — ялган.

Шулай ук, кичә Алсуның Мәскәү уртасындагы биш бүлмәле фатирын сатарга куюы да билгеле булды. Сауналы, антиквар мебельле бу искиткеч фатирның бәясе — 299 миллион сум.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-07-09/yanny-da-any-bar-3840547

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле