Иттән баш тарту гомерне озайтамы?

Югыйсә ул ашказанына да авыр, кандагы алама холестеринны да арттыра, диләр…

Статистика буенча, вегетарианнар «ит ашаучыларга» караганда бераз озаграк яшиләр. Ләкин аның сәбәбе ит ашамаудан түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше алып баруда. Гадәттә, вегетариан сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Алар күпчелек очракта эчмиләр, тәмәке тартмыйлар һәм спорт белән шөгыльләнәләр.

Кызыл итнең (сыер ите, сарык һәм дуңгыз ите) – иң яхшы аксым чыганагы булуы мәгълүм. Аңарда В, Е, калий, кальций,цинк, фтор, магний, натрий һәм башка витаминнарга бай. Әмма, без аны, бигрәк тә, җиңел үзләштерелә торган формада булган ике мөһим микроэлемент: В12 һәм тимер булуы өчен югары бәялибез. В12 — нерв системасын формада тоту өчен бик мөһим. Ул организмга җитешмәсә, кул-аяклар еш ойый, сызлый, кеше тиз арый, хәле бетә.

Ләкин, чаманы белмичә майлы ит ашау алама холестерин дәрәҗәсен күтәрә һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына да китереп чыгарырга мөмкин. Ит сирәк ашаган кешенең хәтере дә начарая. Тимер матдәсе җитешмәү аркасында анемиягә китерә.

Сәламәтлекне саклау өчен сыер итен атнасына 2 тапкыр ашау да җитә. Шулай ук кош-корт ите турында да онытырга ярамый.

 

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-07-08/itt-n-bash-tartu-gomerne-ozay
tamy-3840037

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле