Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Әнә шушы ике сүз бер гаиләнең язмышын хәл итә дә куя инде. Башта бер туганнарын өлешчә мобилизация буенча алалар. Аның артыннан тагын икәү юлга җыена. Саба районының Иләбәр авылында гомер итүче Эльмира Моратова иренең, контракт төзеп, илне якларга китәсенә башта ышанмый да. Медицина күзәтүе узып йөри башлагач кына, иренең сүзләренең хаклыгын аңлый.
– Өлешчә мобилизация башлангач та, Шамил абыема чакыру килде. Аны озату шулкадәр читен булды. Без, хатын-кызлар, йөрәк белән уйлыйбыз бит. Бик борчылдык инде, – дип сөйли Эльмира. – Гаиләбез белән абый язмышы өчен теләктә тордык. Ятсак та, торсак та, уйда ул гына иде. Ирем шул вакытта ук, китәм, дигән иде. Аның уенда гел бер сүз – егетләрне ташламаска кирәк. Мин дә аңлыйм анысын. Тик бер гаиләгә түзәргә дә кирәк бит әле.
Марат белән Эльмира газета игъланы аша таныша. Менделеевск районының Татар Сарсазы кызы Саба районының Иләбәр авылына килен булып төшә. Ул чакта каенанасы да исән була. Маратның әтисе аңа 3 яшь чагында вафат булган. Әнисе Әлфия берьялгызы өч баланы аякка бастыра. Бастыра гына түгел, улын чын ир-ат итеп тәрбияли. Әнә шуңа да Марат 2023 елның августында хәрби комиссариатка бара да контракт төзеп кайта. Хатын ирен бик кешелекле, ярдәмчел, гел кешегә булышырга гына торды ди.
– Китәсен әйткәч, башта ышанмадым, шок халәтендә йөрдем. Ялгыз хатынга авыл җирендә бик авыр бит. Әле ярый каршы як күршеләрем Диләрә белән Динар Шиһабиевлар булдылар. Ни генә килеп чыкса да, аларга йөгереп кердем. Капка төбен кардан кыш буе Динар чистартты һәм чистарттырды. Краннан су тамса да, ярдәм итте. Газ миче сүнсә дә, аларга кердем. Аларга бик рәхмәтлемен, – ди Эльмира. – Ирем СВОга киткәч үзгәрде. Күп сөйләшми, сүзне кыска тота. Бер яктан дөрес тә эшли инде. Андагы хәлләрне без белергә тиеш түгел бит. Ирләребезгә ышанырга кирәк. Алар безгә җил-давыл тидертмәс. Ирем белән бер үк вакытта абыем Рамил дә контракт төзеде. Әнигә тагын бер баласының илне сакларга китәсен әйтү җиңел булмады. Абый үз карарын безгә дә сиздермәде ул. Иртәгә китә дигән көнне генә мин иремнән белдем. Иң беренче сорау – «Әни нишләр?» Сабадан Менделеевскига ничек кайтып җиткәнемне дә белмим. Әмма никадәр тырышсам да, әнигә, Рамил абый да китә, дияргә телем әйләнмәде. Болай да Шамил абый өчен ут йотып торды инде ул. Ни дисәк тә, әни өчен газиз балалары бит. Бер сүз әйтә алмыйча, кире кайтып киттем. Абый әнине үзе җайлаган иде. Әниебез, әтиегез исән булса, ул да монда ятмас иде, дип кенә әйтеп куйды. Абыйларым белән горурланды ул. Иремне дә мактап торды.
Контракт төзеп киткән Рамил абыйсы яраланган Эльмираның. Сул кулын югалткан. Әлегә госпитальдә дәвалана, протез көтә икән.
– Ирем июнь башында ялга кайтып китте. Мин ул чакта әниемне тәрбияли идем. Ел башыннан сәламәтлегенә зарланган әниемдә табиблар яман чир тапты. Вакытлыча янына күчеп тордым. Марат ялга кайта, дигәч, әни дә терелеп киткәндәй булды. Сабага кайтыйк, диде. Бер дә зарланмады, машинага чыгып утырды. Марат киткәнче, бергә булдык. Минем өчен авыртуын да сиздермичә түзде. Ире янында булсын, дигәндер инде. Аннары инде кире әни белән өйгә кайтып киттек. Бүген инде әнинең ашын уздырабыз, – ди Эльмира.
Әнисе Дамира апага 77 яшь була. Уллары, кияве исән-имин әйләнеп кайтсын өчен, ул кече хаҗ да үтәгән. Авыруының көчле икәнен дә белә, китәсен дә сизә. Кызы, киленнәре, оныклары белән саубуллашып, аларга бәхиллеген биреп, фани дөньяга күчә. Дамира апаны соңгы юлга озатырга ике улы да кайта. Рамиле, әнисен җирләгәч, Мәскәү госпиталенә китеп бара, Шамиленә ике атна ял биргәннәр.
– Абыемның хатыннары белән гел бергә инде мин. Борчуларыбыз бер. Өчебез дә ирләребезне көтәбез, – ди Эльмира. – Батыр йөрәкле абыйларым, ирем белән горурланам. Алар бер дә бармыйбыз димәде, үзләре теләп киттеләр. Илне сакларга кирәклеген гел әйтеп торалар. Тыныч тормышның кадерен белегез, диләр. Җиңеп кайтасыларына ышаналар. Монда вакытта да гел егетләр янында алар. Бер-берләренә ияләнеп, якын кешеләргә әйләнеп беткәннәр. Шамил абыема тиздән 50 яшь тула. Теләсәң, бөтенләйгә өеңә кайтып китә аласың, дигәннәр. Тик ул риза булмаган. Җиңгәнче егетләр белән бергә булам, ди.
Эльмира ире белән җае чыккан саен сөйләшеп тора. Марат бер дә зарланмый, гаиләсен юк-бар белән борчымый икән. Башкорт егетләре белән дуслашкан, инде башкортча сөйләшергә өйрәнгән.
– Ирем, гел куркып ятып булмый инде, ир кеше бит без, ди. Җиңәбез, ди. Мин аңа ышанам. Тиздән тынычлык урнашып, һәр кеше үз гаиләсе янына исән-имин кайтса иде, – ди Эльмира.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/146817/