- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Чиләбе өлкәсендә Тургояк күле янында ял иткәндә фаҗига була. Палатка өстенә агач аугач, бер кыз бала үлә, сеңлесе реанимациядә ята.
Эчендә балалар булган палатка өстенә агач яшенле яңгыр вакытында ава. 9 яшьлек кыз һәлак була, аның 1,5 яшьлек сеңлесе имгәнә – баланың башына зыян килгән.
«Агачка яшен сукты, ул палатка өстенә ауды», – ди шаһитлар.
Балалар ата-анасы белән ял итә. Палаткаларны кемпинг территориясендә урнаштыралар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә. Әлеге фаҗига турында җинаять эше ачылган, экспертизалар билгеләнгән.
Тулырак: https://www.chel.kp.ru/daily/27604.5/4955630/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–